Рәзил Камалов: Татар артистлары татар телен саклау өчен күп көч куя
«Һөнәрем буенча мин – баянчы. Ләкин гомер буе җырлап йөрдем. Мин үземне вокалист җырчы дип санамыйм. Булган тавышымнан рәхәтлек алып кына җырлыйм.
Быел Россия күләмендә 2 тапкыр Якутск шәһәрендә чыгыш ясарга туры килде. Шулай ук дүрт илдә булдык. Малайзиянең Куала-Лумпур шәһәренә барып кайттык. Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә чыгыш ясадык. Бәлки, шул иң ерак нокта булгандыр. Әле күптән түгел Казахстанда булдык. Анда шулай ук концертта катнаштык. Кипрда Сабантуйда булдым. Анда...