Татарстанлыларга көчле кар яуганда иминлек чаралары турында искәрттеләр
Татарстанда 10 һәм 11 гыйнварда көчле кар яву көтелә. Трассаларда кар өемнәре барлыкка киләчәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында начар һава торышы шартларында үтәлергә тиешле иминлек чаралары турында искәрттеләр.
Начар һава торышы күп санлы аварияләргә, юлларда хәрәкәт чикләнүгә, түбәләрдән кар төшүгә һәм электр линияләре өзелүгә китерергә мөмкин. Машиналарны яхшы ныгытылмаган конструкцияләрдән ераграк куярга һәм түбәләрдән кар яки боз төшә ала торган участокларга якын килмәскә кирәк.