«Июльдә отышлы, гыйнварда – юк»: 2026 елда кайчан отпускка чыгарга һәм кая барырга?
2026 елда Татарстан халкын 244 эш көне һәм 121 ял/бәйрәм көне көтә. Яңа елда татарстанлыларның ничек ял итәчәге һәм отпуск алу өчен кайсы айлар иң отышлы булуы турында – «Татар-информ» күзәтүендә.
Татарстанлыларны Яңа ел каникулларыннан тыш тагын ун бәйрәм көне көтә
Россиялеләр өчен 2026 ел рекордлы озынлыктагы Яңа ел каникуллары белән башланды. Алар иске елның соңгы көнендә башланып, 11 гыйнварны да кертеп, 12 көнгә сузылачак. Татарстан Хезмәт министрлыгының җитештерү календареннан күренгәнчә...