Гөлсирин Абдуллина: Чит илдәге «шоу»лар – башка төрле, ул безнең эстрадага да кереп бара
«Чит илдәге «шоу»лар – башка төрле, безнең эстрадага да кереп бара ул. Хәзер җырчылар бик күп, кемнәрдер «шоу» белән, кемнәрдер тавыш белән, кемнәрдер затлылык, сөйләм белән алдыра. Шуңа күрә, тамашачылар төрле кешегә төрлечә барырга мөмкиннәр. Хейтерлар да бар инде. «Иреңне яратабыз, сине яратмыйбыз», диючеләр дә булгалый.
Ир-атларны чыннан да күбрәк яраталар бит. Гадәттә, хейт язучылар – апалар. Үземә шәхси номерыма да хатлар килгәләгәне булды. Баштарак борчылып йөрү бар иде, аннары ияләндем.