Татарстанда гыйнварның беренче атнасында 300гә якын исерек машина йөртүчене тотканнар
Татарстанда гыйнварның беренче сигез көнендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек килеш транспорт белән идарә иткән 299 машина йөртүчене тоткан. 2026 елның беренче дүрт көнендә инспекторларның 196 шундый кагыйдә бозучыны тоткарлавы хакында элегрәк хәбәр ителгән иде. Рейдлар республиканың бөтен территориясендә үткәрелде.
Ведомствода искәртүләренчә, исерек килеш рульгә утырган өчен ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум күләмендә штраф каралган.