Көрәшче Азилә Фатыйхова: «Көрәш – егетләр өчен генә» дигән сүзләрне кабул итмим
«Ничә ел шөгыльләнеп, әле бер тапкыр да үкенгәнем булмады, «көрәш – егетләр өчен генә» дигән сүзләрне кабул итмим, минемчә, көрәш белән кызлар да шөгыльләнә ала, бары тик теләк кенә кирәк. Татар кызлары бик көчле. Кирәк булса, үзләрен яклый ала, кирәк чакта яхшы итеп җавап та кайтара белә.
Дөрес, кайчакта кайбер тренерлар безне кызгана, җиңелрәк эшләр куша, тренировкаларда җиңелчә күнекмәләр ясата, кайберләре, киресенчә, егетләр белән тигез күрә, безгә дә шундый ук таләпләр куя. Көрәшкә килгәндә спортчы йомшаграк...