Татарстан галимнәре Ташкентта Казан ханлыгы шагыйре Кол Шәрифнең әсәрен тапкан
Татарстан Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Исмәгыйль Гыйбадуллин Ташкентта Казан ханлыгы чорында яшәгән шагыйрь Кол Шәрифнең газәлләре табылуын әйтте. «Татар-информ» хәбәрчесенә ул Ташкентка экспедициягә барулары һәм Кол Шәрифнең җәмәгатьчелек арасында киң таралмаган әсәрләре турында сөйләде.
«Декабрь аенда без, институтыбызның башка хезмәткәрләре белән бергә, Үзбәкстанга экспедициягә бардык. Сәфәрнең максаты – безнең тагын бер күренекле шагыйребез...