Мөфти Равил Гайнетдин православие христианнарын Раштуа белән котлады
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Раштуа бәйрәмен каршылаучы Россия христианнарына котлавын җиткерде һәм аларның бәйрәм шатлыгын уртаклашты. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналы хәбәр итә.
«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм үз исемемнән христиан кардәшләребезне якты Раштуа бәйрәме белән ихластан котлыйм! Бүген православие динендәге ватандашларыбызның йортларын рухи күтәренкелек, шатлык, ярату һәм өмет хисләре яктырта.