Ульяновск өлкәсендә яңа мәчетләр төзелә, искеләре яңартыла
Ульяновскиның «Өмет» газетасында Исхак Хәлимовның «Өлкәбездә яңа мәчетләр төзелә, искеләре яңартыла» дигән язмасы чыкты.
«Ульяновскиның «Ак мәчет»ендә өлкә мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Иҗтимагый советы утырышы узды. Мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин рәислегендә үткән әлеге утырышта ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды һәм алдагы елга эш планы билгеләнде.
Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин белдерүенчә, «Биләр» мәдрәсәсе карамагында менә өченче ел инде Коръән хафизлар әзерләүче үзәк эшләп килә.