«Ак Барс» Омск командасына җиңелде
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасына җиңелде. Уен Казанда узды.
Беренче һәм икенче периодларда алка капкага кермәде (0:0).
Өченче периодның беренче минутында исәп ачылды, голны «Авангард» уенчысы Майкл Маулауд кертте (0:1). Өченче минутта «Ак Барс» уенчысы Владимир Алистров исәпне тигезләде (1:1).
Алтынчы минутта «Авангард» капитаны Дамир Шәрипҗанов командасын кабат алга чыгарды һәм «Авангард»ка җиңү китерде (1:2).
Командалар...