Арчада «Дуслык күпере» этномәдәни квесты узды
20 декабрьдән Татарстанда «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны башланды. Фестиваль вакыйгалары «Татарстанда кыш» проекты кысаларында уза. Фестиваль күршелекне үстерүгә һәм республиканың җәмәгать киңлекләрендә чаралар үткәрүдә халыкның инициативаларын хуплауга юнәлдерелгән.
Бүген Арчаның Җиңү паркында әлеге проект кысаларында «Дуслык күпере» этномәдәни квесты узды.
«Әлеге чара районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең җыр-биюләрен күрсәтү, милли уеннары белән таныштыру максатыннан үткәрелә.