Татарстанда «Буран» планы гамәлгә кертелде
4 гыйнварда 14:00 сәгатьтән Татарстанда кышкы чорда автомобиль һәм тимер юл транспортының өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү буенча министрлыклар, ведомстволар һәм оешмаларның эш планы – «Буран» планы кертелде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чаралар начар метеорологик күренешләрнең нәтиҗәләрен бетергәнче гамәлдә булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин карар кабул итте. Ул регионның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын...