Татарстанда Казан – Оренбург һәм Казан – Ульяновск трассалары буенча хәрәкәт чикләнде
8.00 сәгатьтән Татарстанда Казан – Оренбург (Әлмәткә кадәр участокта) һәм Казан – Ульяновск федераль автомобиль юллары буенча автобуслар һәм йөк автомобильләре хәрәкәте вакытлыча чикләнгән. Бу хакта ТР Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Күрсәтелгән трассалар буенча йөк машиналары һәм автобуслар хәрәкәте республикада һава шартлары яхшырганчы чикләнгән булып калачак.
Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта ярдәм сорап 8 (843) 533-38-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.