Миләүшә Хәйруллина: Тарихны югалтырга теләмибез икән, мөмкинлекләрне берләштерергә кирәк
«Автор буларак әйтә алам: һәр иҗат продукты ясаучы үзе булдыра алганча эшчәнлеген алып бара. Әлбәттә, кемдер активрак, кемнеңдер үзенең сайты бар, кемнеңдер мөмкинлекләре азрак. Һәр автор үз партитуралары өчен җаваплы. Өлешчә ул аларга башкаручыларны табарга, кеше арасына чыгарга ярдәм итәргә тиеш. Ләкин шул ук вакытта, кем ничек булдыра ала – шулай алга бара.
Икенче яктан, әгәр без татар музыкасын бербөтен халыкны, гаять зур традицияне, музыкаль фикер хәрәкәтенең гасырдан артык тарихын...