Без аны онытырга тиеш түгел: Казанда Һади Такташның 125 еллыгын билгеләп уздылар
Бүген, 1 гыйнварда татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург Һади Такташның тууына 125 ел тулды. Әлеге уңайдан татар җәмәгатьчелеге шагыйрьнең Казанда урнашкан һәйкәле янында җыелды. Чарада Татарстан Язучылар берлеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре катнашты.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин быел Һади Такташка багышланган бик күп чаралар узачагын белдерде.