Мордовиядә Һади Такташның музеен төзекләндерәчәкләр
Бүген, 1 гыйнварда татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург Һади Такташның тууына 125 ел тулды. Әлеге уңайдан татар җәмәгатьчелеге шагыйрьнең Казанда урнашкан һәйкәле янында җыелды. Чарада Татарстан Язучылар берлеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин быел Һади Такташ Мордовия республикасы Сыркыды авырында урнашкан музеен төзекләндерәчәкләре турында сөйләде.