Мамадыш башлыгы Вадим Никитин инициативасы белән тарихи Ратуша бинасы үзгәргән
Мамадышта XIX гасыр ратушасы бинасын архитектур яктырту системасы белән җиһазландырганнар. Проект район башлыгы Вадим Никитин инициативасы белән гамәлгә ашырылган. Бу карар төбәк әһәмиятендәге архитектура мирасы һәйкәле булган объектның уникальлеген билгеләргә мөмкинлек биргән. Бу турыда «Татар-информ»га район хакимияте башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Кадыйрова хәбәр итте.
«Тарихи үзәкнең йөзен яңарту — муниципалитетның территорияне үстерү буенча комплекслы эшенең бер өлеше.