Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Яңа ел алдыннан күпбалалы Татаренко гаиләсен котлады
Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында, Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Яңа ел алдыннан биш балалы Татаренко гаиләсен котлады. Бу хакта «Татар-информ»га муниципалитет башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Кадыйрова хәбәр итте.
«Вадим Никитин Татаренколар гаиләсендәге һәр балага — Сабина, Радмир, Әминә, Ислам һәм Ульянага бүләкләр һәм котлау сүзләрен тапшырды. Әлеге визит муниципалитет җитәкчеләрен күп балалы гаиләләргә беркетү тәҗрибәсе нигезендә узды...