Яшел Үзәндә Серго исемендәге заводның 29 хезмәткәренә яңа фатир ачкычлары тапшырылды
Яңа ел алдыннан шатлыклы вакыйга – Серго исемендәге заводның 29 хезмәткәренә яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Бу хакта «Яшел Үзән» сайты хәбәр итә.
9 катлы йорт Паратская урамы адресы буенча урнашкан. Беренче подъездда – 35 фатир, һәм тиздән бу йортта серголылар өчен яңа тормыш башланачак.
Йорт Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелгән. Бу – предприятие хезмәткәрләрен уңайлы һәм заманча торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән системалы эш нәтиҗәсе.