«Яңарыш»: Һәр бала үз тамырларын һәм телен белергә, мәдәнияте белән таныш булырга тиеш
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Гөлнара Вәлиеваның «Милли ризыклар белән сыйладык» дигән язмасы чыкты.
«Шәһәребезнең Тимирязев урамында урнашкан 84 нче мәктәбендә бик матур «ДОБРОсоседство» проекты эшләп килә. Һәр сыйныф Идел буе төбәкләре халыклары турында мәгълүмат туплап, кызыксынып өйрәнеп, шуны мәктәп укучылары, укытучылар белән бүлешә. Шулай ук әлеге мәктәптә бик матур традиция бар: әниләр көне уңаеннан да Ачык ишекләр көне уздырыла. Бу көнне теләге булган һәр әти-әни укытучы белән очрашып...