«Голос. Дети» финалисты булган Түбән Кама кызы Арина Кияшко «Голубой огонёк»та катнаша
«Голос.Дети» шоуының 12нче сезоны финалисты Түбән Кама кызы Арина Кияшко төп телевизион Яңа ел концерты – Беренче каналдагы «Голубой огонёк» йолдызларының берсе булачак. Кыз «Татар-информ»га программада катнашуын раслады.
«Голос.Дети» проектының барлык финалистлары белән бергә Беренче каналда «Голубой огонёк»та «Буратино» җыры белән чыгыш ясадык. Эмоцияләр искиткеч! Безне Яңа ел төнендә карагыз!» - диде яшь җырчы.
Фото: Арина Кияшконың шәхси архивыннан / Арина Кияшко тәкъдим...