Россиядә тюбинг таучыклары һәм «ватрушкалар» өчен ГОСТ расланды
Россиядә тюбинг таучыклары һәм аларда кулланыла торган «ватрушкалар» параметрларын көйләүче яңа илкүләм стандарт (ГОСТ) кабул ителде. Документның нечкәлекләре турында Дәүләт Думасының Гаиләне яклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
Яңа стандартта рәсми рәвештә «тюбинг таучыгы» төшенчәсе кертелә һәм аны җиһазлау буенча кырыс таләпләр билгеләнә. Трасса саклагыч бортлар белән җиһазландырылырга һәм аңлаешлы чыгу зонасына ия булырга тиеш. Шуу таучыгы автомобиль юлы...