Рамис Сафин:Ульяновск өлкәсенең белем бирү оешмаларында 15 меңнән артык татар баласы укый
Ульяновскиның «Өмет» газетасында Исхак Хәлимовның «Ана телебез һәм милли мәдәниятебез сагында» дигән язмасы чыкты.
«Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Анда ана теле укытучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре, милләт җанлы эшмәкәрләр, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, дин әһелләре катнашты. Утырышның көн тәртибенә ел дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм киләсе елга эш планын кабул итү мәсьәләсе куелган иде.