Александр Шадриков «ЭКОлидер» тантанасында: Биредә төрле һөнәр ияләре җыелды
Казанның «Пирамида» комплексында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы уздыра торган «ЭКОлидер» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләүдә министрлар һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
«Без лидерларны сайлап кына калмыйбыз, нәтиҗәләр дә ясыйбыз, бер-беребезгә уртак һәм иҗади эшебез өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Биредә төрле һөнәр ияләре җыелды. Алар экологиягә сакчыл караш булдыруда, әйләнә-тирә мохитне саклауда лаеклы өлеш кертә, зур эш башкара. Экологияне саклау эшендә билгеле бер уңышлар бар...