Чистайда елның иң яхшы педагоглары исемнәрен атадылар
Чистайда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасы «Статус» үзәгендә узды. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.
Конкурсның муниципаль этабында өч номинация буенча 13 мәктәптән 14 педагог катнашты. Алар ачык дәресләр үткәрде, мастер-класслар күрсәтте, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты, төрле проектлар тәкъдим иттеләр.
Барлык конкурс сынаулары йомгаклары буенча «Ел укытучысы — 2026» конкурсында 3 нче гимназиянең туган (рус)...