Мөхәммәтшин «Зенит-Казан»ны Суперкубок алуы белән котлады
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» волейбол клубын Россия Суперкубогында җиңүе белән котлады.
«Искиткеч җиңү! Клуб тарихында унберенче трофей! Данлыклы «Зенит-Казан» волейбол командабызны Россия Суперкубогында җиңүе белән чын күңелдән котлыйм! Лаеклы уен! Рух ныклыгы, осталык һәм җиңүгә ихтыярның чын триумфы!» — дип язган сәясәтче үзенең Telegram-каналында.
«Сез янә үзегезгә тиңнәр юклыгын исбатладыгыз. Без сезнең белән, чемпионнарыбыз белән, горурланабыз!