Фәрит Мөхәммәтшин сукбай этләр белән бәйле вазгыятькә ачыклык кертте
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент хуҗасыз хайваннарга карата кабул иткән закон проектлары турында сөйләде. Ул бу темага ел нәтиҗәләре буенча йомгаклау матбугат конференциясендә сорауларга җавап биргәндә тукталды.
«Без этләрне үтерү бурычын куймыйбыз. Ләкин балага сукбай этләр көтүе һөҗүм иткән икән, бу проблеманы хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Бу – мөһим мәсьәлә. Проблеманы илнең башка субъектларында да хәл итәләр. Дәүләт Думасы депутатлары бу юнәлештә эшли.