Татарстан парламенты рәисе: Җирле үзидарәне саклап калу мөһим иде
2025 ел башы Татарстан парламентарийларының муниципаль реформа кысаларында федераль үзәк белән алып барган хезмәтенә дә бәйле. Татарстан ярдәме белән федераль законга сизелерлек үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, тәкъдим ителгән бер дәрәҗәле система урынына төбәкләргә ике дәрәҗәле системаны калдыру хокукы бирелде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат конференциясендә белдерде.
«Безнең өчен авыл һәм шәһәр җирлекләрендә җирле үзидарәне саклап калу мөһим иде. Моның...