Татарстанда бер атнада ун кеше сөрем газы белән агуланган
Татарстанның төрле шәһәрләрендә соңгы атнада сөрем газы белән агулану очраклары теркәлгән. Ун кеше зыян күргән, алар арасында өч бала бар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР Торак инспекциясе матбугат хезмәтендә. Барлык очраклар да бер үк сәбәп аркасында килеп чыккан.
Әлмәттә хастаханәгә биш кешене: 1971 елгы ир-атны, 1977 елгы хатын-кызны, 1998 елгы егетне, 2001 елгы кызны һәм 2023 елда туган баланы алып килгәннәр. Дуслык урамындагы 15нче номерлы йортта бер ай элек кенә техник хезмәт күрсәтү үткәрелгән булган.