Миңнеханов ислам банкингы турында: Бу – тагын бер корал гына, аның берәүгә дә зыяны юк
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ислам банкингы актив үсә торган Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре белән партнерлык финанслары законнары өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим итте. Ул бу хакта Казанда AAOIFI вәкиллекле үзәген ачу кысаларында узган түгәрәк өстәлдә әйтте.
«Законнар бертөрле булсын өчен», - дип аңлатты Миңнеханов.
Ил халкының ислам финанслары турында дөрес булмаган ассоциацияләре барлыкка килмәсен өчен, аңлату эше уздырырга кирәк, дип белдерде шулай ук республика Рәисе.