Яңа ел ялларында «Күңел адреслары. Тукай» театраль экскурсия маршруты оештырыла башлый
5 гыйнвардан мәшһүр татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Күңел адреслары. Тукай» яңа театраль экскурсия маршруты башлана. Проект Казанның шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле төп урыннарын, заманча театр сәнгатен, музей киңлекләрен һәм милли татар ашлары элементларын берләштерә.
- Маршрут мәдәни оешмаларның хезмәттәшлеген үстерү максатыннан булдырылган һәм Татарстан Республикасы халкына һәм кунакларына татар мәдәниятенең байлыгы белән тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирә.