Татарстан депутатлары Лисичанск, Рубежноеда яшәүчеләргә ярдәмгә 1,6 млн сум акча җыйган
ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Татарстан карамагындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре халкына ярдәм итү өчен быел 1,6 млн сум акча җыйган. Бу хакта журналистларга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Безнең карамактагы шәһәрләргә партия, депутат корпусы, җирле үзидарә органнары аша меңнән артык тонна гуманитар йөк җибәрелде, аларны безнең депутатлар, «Бердәм Россия» партиясе активы...