Җәлил хәзрәт: Яңа елны Коръән укып, хәләл табын әзерләп каршылаудан куркырга кирәк түгел
«Без үзебез Яңа елны каршыламыйбыз, беркайчан да каршыламадык, ул гадәткә кергән инде. Ләкин каршылаган кешегә сүз әйтмибез. Яңа елны гына түгел, теләсә кайсы бәйрәмне өстәлгә хәмер куеп үткәрү дөрес түгел. Ә Коръән укып, вәгазь сөйләп, хәләл табын әзерлисең икән, куркырга кирәк түгел. Төп бәла – харам ризыкта, харам эчемлектә. Матур, хәләл өстәл ясап, туганнарың белән җыелып утыруда нинди куркыныч бар?
Габделхак хәзрәт Саматов әйтә иде: «Без, табын ясап, матур итеп утыра торган идек. Иске ел беткәндә...