Гөлүсә Закирова: Геройларны алгы сызыкта гына эзләргә кирәкми, алар янәшәдә
Патриотик юнәлештәге беренче ачык «Геройлар янәшәдә» әдәби конкурсының «Повесть» номинациясендә татар телендә I урынны яулаган язучы, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова әсәренең язылу тарихы һәм бәйгенең әһәмиятлелеге турында сөйләде. Бу хакта ул «Татар-информ»да «Геройлар янәшәдә» әдәби конкурсының икенче тапкыр үткәрелүенә багышланган матбугат очрашуында әйтте.
Аның сүзләренчә, беренче әсәрен язу җиңел булмаган. «Өстәвенә, ул безнең гаилә тарихына багышланган иде. Безнең гаилә язмышы кемнедер кызыксындырыр...