Экология министрлыгы: Татарстан соңгы 8 елда экологиягә 106 млрд сум инвестиция кертте
Соңгы сигез елда Татарстанда табигатьне саклау проектларына 106 млрд сум инвестиция кертелгән. Бу хакта бүген журналистларга ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
«1258 чара үткәрелгән, экологиягә 106 млрд сум кертелгән. Шуларның 74 млрд сумы — предприятие чыгымнары. Бу безнең предприятиеләрнең өлгерлеген һәм җаваплылыгын күрсәтә», — диде ул.
Компанияләр ирекле рәвештә чистарту корылмаларын модернизацияләүгә, яңа технологияләргә, рекультивациягә инвестицияләр кертә.