Гыйльметдинов: Татарстан - дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруда үрнәк булып тора
Россиядә 1 гыйнвардан дәүләтнең милли сәясәте буенча яңа Стратегия гамәлгә керәчәк. 2012 елдан 2025 елга кадәр гамәлдә булган стратегиянең Татарстан Республикасында үтәлеше нәтиҗәләре турында «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сөйләде.
Аның сүзләренчә, Татарстан гамәлдәге стратегияне тормышка ашыруда да, яңа стратегик документны формалаштыруда да актив катнашкан.
«Республика дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруда терәк регион һәм үрнәк булып тора»...