Татарстан мәчетләрендә каникулда укучылар өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак
Кышкы каникул чорында Татарстан мәчетләрендә мәктәп укучылары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак. Малайлар һәм кызлар өчен ислам фәннәре нигезләрен, әхлакый тәрбия һәм сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән дәресләрне үз эченә алган белем бирү һәм ял итү программасы әзерләнгән. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге хәбәр итә.
Катнашучылар дин нигезләре, ислам хокукы, пәйгамбәрләр тарихы, гарәп теле, Коръән өйрәнү кебек дисциплиналар белән таныша алачак, шулай ук тәрбия һәм үстерү чараларында катнашачак.