Кондратьев Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе эшенә йомгак ясады
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Яңа ел алды утырышында 2025 елга йомгак ясалды. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төп казаныш ике төп кампаниянең уңышлы тәмамлануы булды – Татарстан Рәисен һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлау. Барлык сайлау процесслары штатлы, ачык һәм легитим узды, моны Россия Үзәк сайлау комиссиясе һәм республика җитәкчелеге билгеләп үтте.
Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова катнашында сайлау...