Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрелде
«Сугышчан туганлык» ның Әлмәт бүлекчәсе ветераннары сугышчыларга гуманитар ярдәм илтүне оештырдылар. Йөкне бүлек башлыгы Юрий Максимов үзе озата бара. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Җыелган әйберләр арасында хәрби ихтыяҗлар өчен махсус сатып алынган яңа «Нива» автомобиле дә булган. Аның белән бергә алгы сызыкка УАЗ, төзелеш материаллары, медицина препаратлары, ашамлыклар һәм роботлаштырылган платформалар җибәргәннәр.
Бәйрәмнәр якынлашуын исәпкә алып, сугышчыларга төп партия белән бергә чыршылар...