Вольфсон Татарстанда күп балалы гаиләләр өчен Яңа ел акциясе башлануы турында хәбәр итте
Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Татарстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча традицион Яңа ел акциясе башлануы турында хәбәр итте.
«Быел без биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 283 гаиләгә бүләкләр әзерләдек – барлыгы 1421 бала», – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.
Депутат сүзләренчә, бүләкләрне республиканың Балтач, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Саба районнарыннан, шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарыннан гаиләләр ала башлаган инде.