Рәгаиб кичәсе - 2025: ул мөселманнарга ни өчен кадерле һәм аны ничек үткәрергә
Бүген мөселманнар Рәгаиб кичәсен каршылый. Бу кичә нәрсәсе белән әһәмияткә ия, мөселманнарга аны ничек үткәрергә һәм нәрсәдән тыелып торырга. Ислам дин белгече Фәрит Сәлмән «Татар-информ» агентлыгына шул хакта сөйләде.
Рәгаиб кичәсенең әһәмияте һәм күркәм сыйфатлары
Рәгаиб кичәсе Рәҗәп аеның беренче атнасының пәнҗешәмбедән җомгага каршы төнендә билгеләп үтелә. 2025 елда Рәгаиб кичәсе 26 декабрьгә каршы төнгә туры килә. Ул пәнҗешәмбе көнне кояш баегач ук башлана һәм җомга көнне иртәнге намаз вакыты җиткәнче дәвам итә.