Кадрия Идрисова Актанышның «Агыйдел» концертында: Бербөтен симфониягә әйләнүен тоябыз
Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Актаныш районының «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерт куйды. «Агыйдел»нең 13нче сезон концерт программасы «Үткән еллар, үткән юллар кайтавазы» дигән исем астында узды. Концерт хакында фикерләре белән Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да уртаклашты.
«Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамле концерты – гаҗәеп матур чара. Беренче мизгелләрдән үк концертның эчтәлеге үзенә алып кереп китә.