Сочида бөтенроссия милли көрәш ярышлары узды
21 декабрьдә Сочи шәһәрендә бөтенроссия көрәш ярышлары узды. Турнирда Россиянең җиде төбәгеннән – күбесенчә көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларыннан, шулай ук Татарстан Республикасыннан 60тан артык спортчы катнашты. Көрәшчеләр дүрт үлчәү категориясендә бил алышты. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә
Ярышларны оештыру һәм уздыру өчен Сочига Россия көрәш федерациясенең вице-президенты Равил Ногуманов җитәкчелегендә Россия Көрәш федерациясе делегациясе килде.