Искәндәр Гыйләҗев: Искәндәр Измайлов – перспективаларны күреп эшләүче күренекле тарихчы
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында татар ханлыклары һәм Алтын Урда институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайловның 65 яшьлек юбилеена багышланган кичә булды. Анда мәртәбәле кунаклар, аның коллегалары һәм фикердәшләре катнашты.
«Адашым, сине мактаганда – үземне мактаганнар шикелле булды. Искәндәр Леруновичны, күптәннән беләм, 40 елдан артык. Истә, бер утырыш бара: яшь тарихчының ялкынлы чыгышы. Ул Измайлов булып чыкты. Ул һәрвакытта да ташып торган энергияле...