Дамир Натфуллин: Актанышның «Агыйдел» ансамбле – уникаль иҗат коллективы
Татар дәүләт филармониясендә «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казан тамашачысы алдында «Үткән юллар, үткән еллар кайтавазы...» дип исемләнгән яңа концерт программасын тәкъдим итте. Концертның беренче бүлегеннән соң Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да чыгыш ясады һәм фикерләрен ирештерде.
«Форсаттан файдаланып, Татарстан Мәдәният министрлыгы исеменнән сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм. Аннары бу матур ансамбльнең концертын оештыруда...