«Салават күпере» журналында чыккан әкиятләр буенча мультфильмнар төшереләчәк
«Салават күпере» журналы укучыларын маҗаралы әкиятләр, кызыклы уеннар, мультимедиа проектлар белән һәрдаим сөендереп тора. 2026 елдан редакция хезмәткәрләре нәни укучыларын өр-яңа проект – бармак театры һәм үзләре ясаган мультфильмнар белән шатландырырга уйлый.
«Журналыбызның һәр саны аерым бер темага багышланган. Темалар балалар бакчасында тәкъдим ителә торган укыту-методика комплексы белән тәңгәл килә. Шуңа күрә һәр сан өчен өр-яңа әкият языла. Ул әкияттә өйрәнелә торган тема һәрьяклап ачыла»...