Актаныш районы Якташлар җәмгыяте рәисе «Агыйдел» ансамблен Рәхмәт хаты белән бүләкләде
Казандагы Тукай исемендәге филармониядә Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Үткән юллар, үткән юллар кайтавазы...» дип аталган яңа программасын тәкъдим итте. Яңа 13нче сезон программасы үз эченә татар, башкорт, төрекмән, калмык, удмурт бию, җырларын алган иде. Концерт барышында Актаныш районының Казандагы якташлар җәмгыяте рәисе Васим Вәхитов ансамбльне Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
«Филармониянең шундый матур, мәһабәт залында үзебезнең мәдәниятең йөзек кашы булган «Агыйдел» концерт куйды.