«Геройлар янәшәдә» конкурсында роман номинациясе җиңүчесенә 500 мең сум биреләчәк
«Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Геройлар янәшәдә» исемле ачык әдәби конкурсының икенче тапкыр үткәрелүе турында игълан итте. Бәйгегә эшләр 2025 елның 26 декабреннән башлап 2026 елның 1 августына кадәр кабул ителәчәк.
Айдар Сәлимгәрәев ассызыклаганча, бәйгенең темасы аеруча әһәмиятле. «Махсус хәрби операция зоналарында булган кешеләрнең патриотизмы һәм батырлыгы темасын, шулай...