Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмати яктан ачык булуын билгеләделәр
Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында кандидатлар арасында Республика теле - һәм радиоканалларында бушлай эфир вакытын җирәбә ысулы белән бүлү булды. Чарада «Татмедиа» ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Диана Василованың да чыгышы яңгырады.
«Беренче чиратта без Үзәк сайлау комиссиясенә мәгълүмати ачыклык өчен рәхмәтле. Комиссиянең бу ягын һәр сайлау кампаниясендә билгеләп була. Еллар дәвамында булдырылган модельгә өстәп, быел яңа планка ясалды.