Апас районының 95 еллык юбилеенда алдынгы хезмәтчәннәрне бүләкләделәр
Апас районы оешуның 95 еллыгы уңаеннан Үзәк ял паркында бәйрәм тантанасы узды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
Районга мәртәбәле кунаклар, читтә яшәүче якташлар кайтты. Бәйрәмне ачып район башлыгы Айрат Җиһаншин һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Районның бүгенге уңышларында – һәркемнең өлеше барлыгын билгеләп үтте. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче һәм Ватаныбыз хакына башларын салган районның батыр улларына һәм аларның гаиләләренә аерым рәхмәт әйтеп, хөрмәтен белдерде.